news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан полицейскийлары автобус йөртүчеләрне тикшерү өчен рейдка чыга

Даими маршрутларда йөрүче автобуслардан тыш, заказлы пассажир автобуслары да тикшереләчәк.

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Казан полицейскийлары автобус йөртүчеләрне тикшерү өчен рейдка чыга. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Даими маршрутларда йөрүче автобуслардан тыш, заказлы пассажир автобуслары да тикшереләчәге билгеләп үтелә.

Инспекторлар автобус йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын саклавына аерым игътибар бирәчәк, пассажирларны йөртү кагыйдәләрен үтәүләрен, йөртүчеләрнең документлары булу-булмавын тикшерәчәкләр, шулай ук автобусларның техник яктан төзексез булу-булмавын караячаклар, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot