news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан поликлиникаларына гриппка каршы Ультрикс Квадри вакцинасы кайтты

Казан поликлиникаларында гриппка каршы Ультрикс Квадри прививкасын ясатырга мөмкин. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә әлеге вакцинаны хастаханәләргә китерүләре хакында хәбәр иттеләр.

«Прививканы алты айдан олырак балаларга һәм өченче триместрдагы көмәнле хатын-кызларга ясатырга мөмкин. Вакцина А һәм В типларындагы гриппка каршы югары иммунитет формалаштыра. Вакцинациядән соң ул 12 айга кадәр саклана, ә антитәнчекләр 8-12 көннән соң ук барлыкка килә», - дип искәрттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Вакцина аеруча грипп йоктыру куркынычы югары булган кешеләргә, шул исәптән кискен тын юллары вирус инфекцияләре белән еш чирләүчеләргә һәм хроник авырулардан интегүчеләргә, шулай ук табиблар, официантлар һәм хәрбиләргә тәкъдим ителә.

Иммунитетны үз вакытында формалаштыру өчен гриппка каршы прививканы хәзер үк ясатырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot