news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан поликлиникалары алдагы ялларда көчәйтелгән режимда эшләячәк

27 һәм 28 декабрьдә Казанның участок поликлиникалары кискен респиратор вирус инфекцияләре билгеләре булган һәм югары температуралы авыруларны карау өчен өйгә табиб чакыру вакытын 19:00 сәгатькә кадәр озайтачак. Әлеге күренеш респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар саны кискен артуга бәйле. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Олылар поликлиникаларының эш графигы:

27 декабрьдә, шимбә: 8:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр;

28 декабрьдә, якшәмбе: 9:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр;

Табибны өйгә 9:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр чакыртырга була.

Балалар поликлиникаларының эш графигы:

27 декабрьдә, шимбә: 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр;

28 декабрьдә, якшәмбе: 9:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр;

Табибны өйгә 9:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр чакыртырга була.

Шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, 15–21 декабрьдә халык арасында кискен респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар саны эпидемия чигеннән 23,5 процентка арткан. Авыруның артуы барлык яшь төркемнәрендә дә теркәлгән.

Шәһәр халкына җәмәгать урыннарында һәм транспортта битлек кияргә, шулай ук профилактика чараларын үтәргә, кискен респиратор вирус инфекцияләре билгеләре ачыкланганда өйдә калырга, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә һәм табиб чакыртырга киңәш итәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot