Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан полициясе «Салават Купере» торак комплексында низаг чыгарган яшүсмерләрне эзли
Кичә телеграм-каналларда «Салават Купере» торак комплексы паркында яшүсмерләр төркеменең яшьтәшен кыйнавы турында хәбәрләр чыкты. Балалар бөтен районны борчый һәм үзләрен бик агрессив тота, дип билгеләп үтә автор басмасы.
«Татар-информ»га Казан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, баланы имгәтүләре турында хәбәр алганнан соң урынга полиция хезмәткәрләре килгән. Алар Киров районы торак комплексларының берсендә берничә яшүсмер арасында кыйнашка китергән низаг килеп чыгуын ачыклаган.
Хәзер полиция хезмәткәрләре низагка катнашучыларның шәхесләрен билгели һәм вакыйганың сәбәпләрен ачыклый.
«Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», – диделәр ведомствода.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз