Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан полициясе Лариса Долинаның миллионнарын урлауга катнашы булган кешене тоткарлаган
Казанда акча урлау криминаль схемасына катнашы булуда шикләнелүче кешене полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр итте.
Полиция хезмәткәрләре фикеренчә, Казанда яшәүче 28 яшьлек кешенең танылган җырчыга карата мошенниклык схемасы куллануда катнашы бар. «Татар-информ» мәгълүматларына караганда, сүз Лариса Долинаның акчаларын урлау турында бара. Элегрәк массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, артист 180 миллион сум акчасын югалткан.
Тоткарланган Татарстан кешесендә күп санлы банк карталары табылган. Полиция хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, ир-ат мессенджер аша «өстәмә акча эшләү ысулы» тапкан. Билгесез кешеләр аңа иптәш табарга һәм аның белән бергә берничә банк картасы ачарга кушкан. Әлеге карталарга акча килгәч, аларны кураторларга күчерергә, ә үзләренә процент алып калырга тәкъдим иткән.
Казанда яшәүче кешене Мәскәү җинаятьчеләрне эзләү бүлеге һәм Мәскәү эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре тоткарлаган.
Аның белән эшләүче – Йошкар-Олада яшәүче 43 яшьлек кешене элегрәк тоткарлаганнар. Аларның икесенә дә аеруча зур күләмдә башкарылган мошенниклык турында эш буенча гаепләү белдерелә, дип яза «Татар-информ».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз