Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан полициясе комендант сәгатен бозучы яшүсмерләрне ачыклау өчен рейд уздырды
Кичә Казанның Бауман урамында полиция хезмәткәрләре балигъ булмаганнар белән профилактика чаралары үткәрде.
Казан Эчке эшләр министрлыгы идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә хезмәткәрләре яшүсмерләргә җәйге каникул көннәрендә үз-үзеңне имин тоту кагыйдәләре турында сөйләгән. Шулай ук алар 22.00 сәгатьтән соң яшүсмерләргә өлкәннәрдән башка җәмәгать урыннарында булырга ярамаганлыгын искәрткән.
Рейд нәтиҗәсендә берничә ата-анага карата административ материал төзелгән.
Җәмәгать тәртибен бозучы өлкәннәр дә полиция хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаган. Берничә казанлыга карата «кече хулиганлык» маддәсе буенча материаллар төзегәннәр.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, 15-21 апрельдә Казанда киң масштаблы «Синең сайлау» оператив-профилактик чарасы узачак. Рейдның максаты – яшүсмерләрне деструктив эшчәнлеккә җәлеп итү омтылышларын туктату, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз