Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан почтасында Кытайдан килгән контрафакт дарулар табылган
Татарстан таможнясы хезмәткәрләре даруларны кире озаткан.
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Казан почтасында Кытайдан килгән контрафакт дарулар табылган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Татарстан таможнясы матбугат хезмәтеннән.
Казанның почта таможня посты хезмәткәрләре тикшергәндә, контрафакт дару препаратлары салынган өч посылкага табылган.
Мең ярымнан артык таблеткага танылган товар билгеләре ябыштырылган булган. Таможня хезмәткәрләре әлеге «табылдык» хакында җитештерүче компанияләргә хәбәр иткән. Тегеләре, үз чиратында, Татарстан таможнясына контрафактны җитештерүчеләргә кире кайтару турында мөрәҗәгать иткән.
Ялган таблеткалар салынган посылкаларны яңадан Кытайга озатканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз