Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан «Россиянең гаилә башкаласы» конкурсы номинациясендә җиңде
Казан «Россиянең гаилә башкаласы» бәйгесенең «Гаилә тотрыклылыгы шәһәре» номинациясендә җиңүче дип табылды. Бу хакта Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
«Бу бүләк шәһәрнең дөрес юнәлештә хәрәкәт итүен раслый, чөнки Казанның көче – анда яшәүчеләрнең ныклы гаиләләрендә. Бу җиңү артында - мәхәббәт, бер-береңә ярдәм итү һәм буыннан-буынга күчеп килгән традицияләр турында меңләгән реаль тарих. Уникаль атмосфера тудырганнары, шәһәрне яшәү урыны итеп сайлаганнары, гаиләләр корганнары һәм гаилә учагы җылысын саклаганнары өчен казанлыларның барысына да зур рәхмәт», – диде ул.
Зарипова бу бүләкнең финиш сызыгы түгел, ә яңа старт булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, шәһәрдә яшәүчеләрнең генә түгел, кунакларның да Казанның ерак гасырлардан килгән традицияләрне һәм күңел җылысын саклаучы заманча, динамик үсештәге мегаполис икәнен белүе мөһим.
Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, конкурсының финал этабына ун шәһәр (Казан, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Пенза, Рязань, Саранск, Тула, Ханты-Мансийск һәм Көньяк Сахалин) үтте. Ярышта 100 меңнән артык кеше яшәгән барлыгы 60 шәһәр катнашты. Яз көне башланган бәйгене РФ Дәүләт Советының «Гаилә» юнәлеше комиссиясе Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә оештырды.
Бүләкләү тантанасында шулай ук «Ел гаиләсе. 2026» конкурсына да йомгак ясалды. «Ватанны саклаучы гаиләсе» номинациясендә Казанның Совет районыннан Лилия һәм Тимофей Култышевлар җиңде.
Бәйге «Гаилә» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә һәм Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз