news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан питчингында җиңеп чыккан кинопроектка 500 мең сумлык сертификат тапшырылды

Проект авторы Фешин белән аралашкан күренекле рәссам Родченко турында Казанда кино төшерергә ниятли.

Казан питчингында җиңеп чыккан кинопроектка 500 мең сумлык сертификат тапшырылды
Казан кинофестиваленең матбугат үзәге

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халыкара кинопроектлар питчингында танылган СССРда конструктивизм стиленә нигез салган рәссам һәм фотограф Александр Родченко турында «Ракурс» кинопроекты җиңеп чыкты.

«Кинопроект 500 мең сум финанс ярдәме алды һәм экспертлар кураторлыгына ия булды», — дип хәбәр итә Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең матбугат үзәге.

Халыкара кинопроектлар питчингы — кинопроектларны эксперт советы алдында яклау. Питчингның төп максаты — Россия регионнарында Татарстан белән берлектә фильм төшерүгә этәргеч ясау, кинематографиядә яңа исемнәр ачу.

Эксперт советына 15 эш тәкъдим ителгән. Аларның күпчелеге тулы метражлы нәфич фильм категориясенә карый дип хәбәр итә оештыручылар. Катнашучыларның күбесе Казанга килеп проектын үзе тәкъдим итсә, кайберләре, әйтик, Азәрбәйҗан кинематографистлар онлайн кушылган.

Эксперт советы әгъзаларының күп өлеше Татарстан егете Александр Ширманов проектына өстенлек биргән. «Ракурс» — яшь режиссерның тулы метражлы дебют эше булачак. Фильмның бюджеты — 1 миллион доллар.

Проект 15 ел гомерен Казанда уздырган кызыклы шәхес, СССРда дизайн һәм рекламага нигез салучылардан саналган Родченко турында. Рәссам Маяковский, Фешин белән дус булган.

Режиссер рәссам тормышының Казан чорын, аның Казан сынды сәнгать мәктәбендә Фешинда укыган вакытын сурәтләргә тели.

news_right_1
news_right_2
news_bot