news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан-Пермь рейсы 3,5 сәгатькә тоткарлана

Пермьда начар метеорологик шартлар булу сәбәпле, рейс тоткарлана

  (Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). «Оренбуржье» авиакомпаниясенең Казан-Пермь рейсы 3,5 сәгатькә тоткарлана.
“Татар-информ” МА хәбәрчесенә “Казан” халыкара аэропортында белдерүләренчә, самолет 8.45 сәгатьтә Пермьга очарга тиеш булган, әмма рейсны 11.45 сәгатькә кадәр кичектергәннәр. Рейс, Пермьда начар метеорологик шартлар булу сәбәпле, тоткарлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot