news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан пенсионеры хәрбиләргә ярдәм иткәне өчен Дәүләт Советының Рәхмәт хатын алды

Казан пенсионеры махсус операция хәрбиләренә ярдәм иткәне өчен Дәүләт Советының Рәхмәт хатын алды

Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен буржуйка-мичләр ясаучы волонтер Фәрит Гыйльфанов белән очрашты һәм аңа Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды. Республика парламентында узган очрашуда Дәүләт Советы депутатлары Леонид Якунин һәм Камил Нугаев катнашты.

Юрий Камалтынов Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән Фәрит Гыйльфан улына инициативалы һәм ярдәмчел булуы, махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Казанның Киров районы Залесный бистәсендә яшәүче 75 яшьлек Фәрит Гыйльфанов үз йортының ишегалдында эшкәртелгән автомобиль дискларыннан буржуйка-мичләр ясый. Буржуйкалар утын, солярка белән җылытыла һәм 50 кв метр мәйданлы бинаны җылыта ала. Волонтерга шулай ук күршеләре һәм башка битараф булмаган казанлылар да ярдәм күрсәтә.

15 гыйнварда Фәрит Гыйльфанов Луганск Халык Республикасыннан кайткан, анда ул чираттагы тапкыр гуманитар йөкне, шул исәптән үзенең буржуйка-мичләрен да озата барган. Узган ел волонтер йөзләп мич ясаган. Фәрит Гыйльфановның хатыны да аннан калышмый, ул махсус операциядә катнашучылар өчен йоннан оекбашлар бәйли.

news_right_1
news_right_2
news_bot