news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан пенсионеры автобуста умыртка баганасын сындырган

Җәмәгать транспортын йөртүче һәлакәт урыныннан качкан.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Кичә көндез 37 нче маршрут автобусын йөртүче Мәскәү урамы буенча хәрәкәт иткәндә 26 йорт каршында кинәт туктаган, шул вакытта салонда 75 яшьлек пассажир егылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте.

Җәмәгать транспортын йөртүче һәлакәт урыныннан качкан. Юл-транспорт һәлакәте аркасында пенсионерның умыртка баганасы сынган.

Казан Дәүләт автоинспекциясе һәлакәт шаһитларын (843)5-333-819 телефон номерына шалтыратуны сорый.

news_right_1
news_right_2
news_bot