Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан педагогы туган телләргә өйрәтү буенча Россиядәге иң яхшы биш тәрбияче арасына керде
Казанның 346нчы балалар бакчасы педагогы Эльвира Солтанова - туган телләргә өйрәтү буенча Россиянең иң яхшы тәрбиячеләре бишлегенә, ә Казанның 19нчы гимназиясе татар теле укытучысы Ләйлә Гарифҗанова туган телне иң яхшы укытучы 15 педагог арасына керде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Җиңүче һәм призерларны бүләкләү тантанасы 21 сентябрьдә Россия мәгариф министры Сергей Кравцов катнашында Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында уза», - диелә хәбәрдә.
16-21 сентябрьдә Казанда «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең соңгы этабы үтә. Быел анда Россиянең 79 төбәгеннән укытучылар һәм тәрбиячеләр катнаша.
Педагоглар Россиядә яшәүче халыкларның 36 телен тәкъдим итә. Алар арасында сөйләшүчеләр саны буенча иң зурлары да, аз санлы төп халыклар сөйләшә торганнары да бар.
- Бәйгене 2022 елда РФ Мәгариф министрлыгы гамәлгә куйган. Соңгы этап өч турда уза – читтән торып һәм ике көндезге тур. Читтән торып үткәрелә торган турда катнашучылар видеовизиткалар тәкъдим итте, анда үзләре, педагогик казанышлары һәм һөнәри күнекмәләре хакында сөйләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз