news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан педагогы Төмәндә «Россия ел укытучысы» бәйгесе финалында Татарстанны тәкъдим итәчәк

Быел «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең йомгаклау этабы Төмәндә узачак. Татарстанны финалда Илсур Җиһаншин тәкъдим итәчәк. Ул Казанның 2нче лицей-интернатында тарих һәм җәмгыять белеме укыта.

«21 сентябрьдә Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов катнашында тантаналы ачылыш булачак, ул бәйгенең йомгаклау этабына старт бирәчәк. Анда шулай ук Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моорның да катнашуы көтелә», – дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Беренче тур сынаулары 22-27 сентябрьдә узачак. Укытучылар Төмән укучылары өчен үз фәннәре буенча дәресләр үткәрәчәк һәм дәрестән тыш чаралар оештырачак. Беренче тур нәтиҗәләре буенча 15 лауреат билгеләнәчәк, алар конкурсның икенче этабында катнашачак.

Икенче турда конкурсантлар һөнәри техниканы һәм укыту методикасын күрсәтү өчен мастер-класс үткәрәчәк. Аннан соң лауреатларга матбугат конференциясе форматында ярышта катнашырга туры киләчәк, анда аларга укучылар, ата-аналар, журналистлар, һөнәри һәм мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре сораулар бирәчәк.

Нәтиҗәдә, биш призер билгеләнәчәк. Алар Мәскәүдә 3 октябрьдә үтәчәк йомгаклау этабының өченче турында катнашачак. «Педагогик совет» финал сынавында катнашучылар Мәгариф министрлыгы башлыгы белән хәзерге заман мәгарифенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышачак һәм аны үстерү буенча үз идеяләрен тәкъдим итәчәк.

«Россиянең ел укытучысы – 2022» бәйгесе җиңүчесен 5 октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда игълан итәчәкләр. Аңа зур бәллүр баба кош (пеликан) тапшырылачак.

«Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгесе инде 33 нче тапкыр үткәрелә. Ел саен анда 100 меңнән артык укытучы катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100