news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан педагогы Россиянең иң яхшы җәмгыять белеме укытучылары унлыгына кергән

Казан педагогы Россиянең иң яхшы җәмгыять белеме укытучылары унлыгына кергән
Фото: Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Казанның Яңа Савин районындагы 91 нче мәктәп укытучысы Татьяна Борһанова җәмгыять белеме укытучылары арасында һөнәри осталык буенча Бөтенроссия конкурсында җиңгән 10 педагогның берсе булган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әлеге унлыкта булу – бик зур дәрәҗә. Асылда, алар Россиянең иң яхшы 10 җәмгыять белеме укытучысы. Шулар арасында Казаннан да педагог бар, һәм ул – мин, һаман да ышана алмыйм», – дип китерә Татьяна Борһанованың сүзләрен шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсе.

Конкурста катнашу өчен 2 меңнән артык педагог гариза биргән, шуларның 270е киләсе этапка үткән. Аларны тест нәтиҗәләре һәм мәктәпләрдә узган ачык дәресләр буенча сайлап алганнар.

Соңрак 35 финалист төркем биремнәрен үтәгән, аның йомгаклары буенча жюри әгъзалары җәмгыять белеменнән иң яхшы 10 педагогны билгеләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100