Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан педагогы «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» конкурсының финалына чыкты
Казанның Вахитов районындагы 41 нче мәктәп педагогы «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2023» бөтенроссия конкурсының финалына чыкты.
Тәрбияче Айсылу Лотфуллинага сылтама буенча үз тавышыңны биреп ярдәм итәргә була. Онлайн тавыш бирү 22 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Конкурсның соңгы этабы 23 сентябрьдә тәмамланачак. Быел анда 104 кеше катнаша: 72 укытучы һәм 32 тәрбияче. Конкурс кысаларында катнашучылар үз-үзләрен презентациялиләр, тәрбияләнүчеләр белән мастер-класслар һәм дәресләр үткәрәләр, дип хәбәр иттеләр ТР башкаласының Мәгариф идарәсендә.
Билгеле булганча, Казанның 121 нче балалар бакчасы хезмәткәре Мария Тимофеева «Педагог-психолог» бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының читтән торып этабын узган. Ул Татарстанны Мәскәүдә 1-5 октябрьдә узачак көндезге этапта тәкъдим итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз