news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан педагоглары Россиянең туган тел укытучылары конкурсында призлы урыннар яулады

Казан педагоглары Россиянең туган тел укытучылары конкурсында призлы урыннар яулады
Фото: mon.tatarstan.ru

«Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия конкурсында Казанның 11нче күппрофильле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резидә Курамшина – икенче, ә Казанның 358нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Галиева өченче урынны алды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Липецкида «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» V Бөтенроссия һөнәри конкурсына нәтиҗә ясадылар. Жюри беренче урынны Карелиядән Глеб Фоминга бирде. Тәрбиячеләр арасында беренче урынны Башкортстаннан Альбина Шәрипова алды», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

«Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» V Бөтенроссия һөнәри конкурсы финалында Россиянең 87 төбәгеннән 131 педагог, шул исәптән 85 укытучы һәм 46 балалар бакчасы тәрбиячесе катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot