news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан педагоглары Россиянең иң яхшы туган тел укытучылары бишлегенә керде

Казан педагоглары Россиянең иң яхшы туган тел укытучылары бишлегенә керде
Фото: Мәгариф идарәсе

Казан мөгаллимнәре Россиянең иң яхшы туган тел укытучылары бишлегенә керде. Һөнәри бәйгедә Россиянең 87 төбәгеннән 131 педагог – укытучылар һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүче тәрбиячеләр катнашты. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казанның 11нче лицеенда туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Резидә Курамшина һәм 358нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Галиева Россия күләмендәге V «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» һөнәри бәйгесендә призлы урыннарга ия булган. Татарстан вәкилләре илебезнең иң яхшы туган тел укытучылары бишлегенә кергән.

Бәйгегә Липецк шәһәрендә йомгак ясалды. Бу елгы юбилей сезонында иң яхшы педагог исеме өчен Россиянең 87 төбәгеннән 131 белгеч – укытучылар һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүче тәрбиячеләр көч сынашты, дип хәбәр итә шәһәрнең Мәгариф идарәсе.

Резидә Курамшина әлеге бәйгедә икенче урын яулаган. Алсу Галиева «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телен үстерүдә иң яхшы тәҗрибәләр» номинациясендә призлы урынга лаек булган һәм өченче урынга ирешкән.

news_right_1
news_right_2
news_bot