Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан педагогика көллиятенең 150 еллыгын билгеләп үттеләр
Бүген Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында Казан педагогика көллиятенең 150 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Студентларны, педагогларны һәм ветераннарны юбилей белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев һәм ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлады.
«Югары сыйфатлы белем бирү һәм укытучы һөнәренең абруен күтәрү Татарстан Республикасында мәгариф системасын үстерүнең өстенлекле юнәлешләре булып тора, бу уңайдан тиешле дәүләт программалары һәм педагогларга ярдәм итү чаралар комплексы кабул ителде. Педагогик кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге буларак, Казан педагогика көллияте республика һәм федераль проектларны гамәлгә ашыруга зур өлеш кертә», – дип басым ясады Фәрид Абдулганиев.
Республика парламенты җитәкчесе көллият педагогларына һәм ветераннарына күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.
Педагогик коллективны юбилейлары белән республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлады. «Педагогика көллиятен тәмамлаган кеше аерылып тора. Мәгариф системасы сезнең югары квалификацияле белгечләрне көтә», – диде Илсур Һадиуллин.
Бүген тантаналы чарада Казан педагогика көллиятенең 150 еллыгына багышланган Бөтенроссия педагогика форумына йомгак ясалды. Форум кичә башланды һәм тәҗрибә уртаклашу, шулай ук Россиядә урта һөнәри белем бирү системасын үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен масштаблы мәйданчыкка әверелде.
Форум кысаларында Татарстанның һөнәри белем бирү оешмалары арасында «Елның иң яхшы яшь укытучысы – 2026» конкурсында җиңүчеләрне, «Педагогка торак сертификаты» грант программаларында җиңүчеләрне – рус теле һәм әдәбияты өлкәсендә урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча фәнни-педагогик эшчәнлек алып баручы галимнәрне һәм укытучыларны бүләкләделәр.
Фәрид Абдулганиев шулай ук көллиятнең күренекле педагогларына Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз