news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан парковкалары киләсе атнада өч көн бушлай эшләячәк

8 Март, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Казанның муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк. Шул рәвешле, киләсе атнада паркинглар бушлай эшләячәк көннәр саны өчкә җитәчәк.

2022 елдан ТР башкаласында муниципаль парковкалар шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә бушлай эшли. Эш көннәрендә 8.00-19.00 сәгатьләрдә бу хезмәт өчен түләргә туры киләчәк, дип искәртә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз, «Татар-информ» агентлыгы Казанда бушлай парковкалар саны кимү фонында, аларның бәясе кебек үк, машина урыннарына сорау артуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot