news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан паркларының берсендә куелачак стела авторына 300 мең сум акча биреләчәк

Студентлар хезмәт отряды оешуга 55 ел тулу уңаеннан, хезмәт отрядлары хәрәкәтен чагылдырган иң яхшы стела ясауга бәйге игълан ителгән иде.

Казан паркларының берсендә куелачак стела авторына 300 мең сум акча биреләчәк
Султан Исхаков

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Студентлар хезмәт отряды оешуга 55 ел тулу уңаеннан,Татарстанда сәнгать осталары - архитектор, рәссам, дизайнерлар арасында бәйге игълан ителгән иде. Конкурсның шарты -Татарстанда студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәтен чагылдырган иң яхшы эскиз, стела яки һәйкәл макеты ясаугадан гыйбарәт. Якын арада аның нәтиҗәләре билгеле булачак. Авторга төп бүләк – 300 мең сум күләмендәге премия каралган.

“Бәйгегә 17 эш килде. Бүген махсус ведомствоара комиссия иң яхшы эскизларны сайлау белән мәшгуль”,–диде Республиканың студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры Ринат Садыйков “Татар-информ”да узган очрашуда.

Үзәк җитәкчесе хәбәр иткәнчә, стела Татарстан студентларының хезмәт отряды хәрәкәтенә 55 ел тулу хөрмәтенә ачылачак. Яңа стела Казанның Декабристлар һәм Комсомольская урамнары кисешкән яшьләр скверында урын алачак. Урыны билгеле булса да, һәйкәлне ясаучы, финанслаучы оешма һәм стеланың күпмегә төшәсе әлегә ачыкланмаган. Бәлки бу эшне студентлар отрядларының берсенә тапшырырлар дигән фаразлар да бар.

“Әле бу атнада гына иң яхшы проектларны сайлау буенча экспертлар советы утырышы узды. Совет составына Казан мэриясе, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы вәкилләре керде”, – диде Ринат Садыйков.

“Татар-информ” алданрак хәбәр иткәнчә, конкурс сәнгать осталары - архитектор, рәссам, дизайнерлар арасында игълан ителгән иде.

“Без шунысына куандык һәм гаҗәпләндек: үз эшләрен тәкъдим итүчеләр арасында Казан архитекура-төзелеш университеты һәм берничә профильле уку йортлары студентлары да бар. Моның кадәр югары дәрәҗәдәге эшләр көтмәгән идек, әлеге проектлар чыннан да тирән мәгънә һәм эчтәлек белән сугарылган”, – диде Республиканың студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры Ринат Садыйков.

Исегезгә төшерәбез, 2015 елдан, Россия Президенты Владимир Путин фәрманы белән, 17 февраль Бөтенроссия студентлар хезмәт отряды көне буларак билгеләп үтелә. Шуңа туры китереп, быел, 17 февраль көнне студент яшьләрнең III республикакүләм форумы узачак. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ктанашуы да көтелә.

"Татар-информ" Татарстанда ун меңнән артык студент хезмәт отрядларында катнашкан, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100