news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан паркларында “Яңа ел киносы” һәм балалар өчен тамашалар була

Тамашачыларны викторина һәм тематик фотозона көтә. Керү ирекле.

(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген, 5 гыйнварда, 17:00 сәгатьтә “Крылья Советов” паркы сәхнәсендә “Яңа ел киносы” була. Бу хакта Скверлар һәм парклар дирекциясе хәбәр итә.

Тамашачыларны викторина һәм тематик фотозона көтә. Керү ирекле.

12.00 сәгатьтә Горки Әмәт урманында “Мин вәгъдә итәм” чаңгы йөреше башлана. 12.30 сәгатьтә “Черек күл”дә фигуралы шуу буенча бушлай осталык дәресләре уза.

Урицкий исемендәге паркта 14.00 сәгатьтә һәм 17.00 сәгатьтә Бауман урамында “Почтальон Кар Бабай һәм аның дуслары” тамашасы оештырыла.

16.00 сәгатьтә Горький исемендәге паркта театр студиясе Яңа ел тамашасы әзерли.

Дәрвишләр бистәсендә Тынычлык урамы сквердагы, “Казан” гаилә үзәге янында парк сәхнәләрендә 17.00 сәгатьтә балалар өчен Яңа ел тамашалары була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100