news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан паркларында татар телендә хореография һәм спорт дәресләре сериясе башланып китә

Казан шәһәре башкарма комитеты «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектына старт бирә.

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Бүгеннән башлап Казан паркларында һәм скверларында татар телендә ачык хореография һәм спорт дәресләре сериясе башланып китә.

«Казан паркларында кызыклы чаралар саны күбәя бара, ә бу үз чиратында паркка йөрүчеләр санын арттыра. Шулай, Казан шәһәре Башкарма комитеты Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында „Хәрәкәттә — бәрәкәт“ проектын тәкъдим итә», — дип чакыра Казан Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, проект кысаларында халык биюләре, фламенко, «Яшел фитнес», стретчинг, зумба, импровизацияләнгән джем һәм башка бик күп спорт төрләре тәкъдим ителәчәк. «Иң мөһиме, бу проект вакытыгызны гаиләгез белән кызыклы һәм файдалы итеп саф һавада үткәрергә мөмкинлек бирәчәк һәм сезне үзара тагын да якынайтачак», — диелә пресс-релизда.

Дәресләр 3 июньнән алып сентябрьгә кадәр Казанның Түбән Кабан күле яр буенда, «Ак чәчәкләр» һәм Фучик урамындагы бульварларда, Горький исемендәге һәм «Черек күл» ял парклары һәм скверларында узачак.

Биергә «Алтын битлек» Нурбәк Батулла, «Казан» муниципаль бию ансамбленың сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Алсу Мәгъсүмҗанова кебек төрле медиа шәхесләр һәм башка профессионаллар өйрәтәчәк. Беренче дәресне йога буенча тренер Ләйсән Бикмуллина белән бергә теле-радио алып баручы Айваз Садыров үткәрәчәк.

«Бүгеннән үк „Яшел фитнес“ өчен келәмнәр, биюләр өчен читекләр әзерләп куерга ашыгыгыз һәм паркларга чакыру көтегез. Тиздән без бөтен шәһәрне дәртле биюләргә күмәчәкбез», — диелә хәбәрдә.

Беренче чара бүген 19:00 сәгатьтә, Түбән Кабан күле яр буе мәйданчыгына, ягъни Камал театры янында урнашкан Палубада башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot