news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан паркларында сәүдәгә игътибар юнәлтәбез – Алсу Сәетова

Чемпионат кысаларында, паркларда тематик мастер-класслар, төрле чаралар үткәрелә.

Казан паркларында сәүдәгә игътибар юнәлтәбез – Алсу Сәетова
Рамиль Гали

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында, Казан парклары һәм скверларында билгеле бер программа әзерләнгән. Бу хакта бүген IT паркта – шәһәр матбугат үзәгендә Казан шәһәре парк һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Алсу Сәетова хәбәр итте.

“Парк һәм скверлар халыкка ошар, дип өметләнәбез. Алар кешеләрнең яшәү рәвешен үзгәртүгә, күңелле ял итүенә юнәлдерелгән. Шәһәр иҗтимагый киңлекләрен үстерү буенча зур программа гамәлдә. Соңгы өч елда республикада йөзләгән парк, сквер ямьләндерелде. Казанда 140лап “яшел зона” исәпләнә. Бу - үзенә күрә күңел ачу индустриясе дә. Чемпионатка әзерлек кысаларында читтә кала алмадык, махсус программа әзерләдек. Туристлар, җанатарлар, паркларга килеп, күңелле атмосфераны тоя алачак. Әйтик, стадионга якын булган “Континент" паркында футбол тематикасы буенча граффити ясалды. Бу - туристларның яратып йөри торган урыннарының берсенә әверелде”, - дип белдерде Алсу Сәетова.

Ул Горький исемендәге үзәк ял һәм мәдәният паркында гаилә программалары оештырылганын әйтте. “Монда көн саен спорт вакыйгалары, җанатарлар арасында футбол матчлары, зарядка, тематик мастер-класслар үткәрелә. Биредә “Хезмәт резервлары” стадионында Австралия җыелмасы тренировка уздырган иде. Бу үзе үк бер зур чара булды”, - диде.

Алсу Сәетова әйтүенчә, туристлар күп булачагын аңлап, парк һәм скверларда сәүдәгә игътибар бирелгән. “Без бераз концепцияне үзгәрттек. Безнең бурыч – парк-скверларда нәтиҗәле идарәне, сыйфатлы сервисны оештыру иде. Шуңап күрә без сәүдәгә игътибар юнәлтәбез. Без шушы чарага бизнесны әзерләдек. Меню да, бәяләр дә инглиз телендә дә куелган. Җәмәгать туклануы пунктларында эшләүчеләрнең итагатьле итеп хезмәт күрсәтүе кайгыртылды”, – дип белдерде.

Аның сүзләренчә, парк һәм скверларда Татарстан халкын да төрле илләрнең милли үзенчәлекләре белән таныштыру максаты куелган. “Футбол – төрле халыкларның милли колоритын күрсәтү мөмкинлеге. Шуңа күрә без төрле илләргә багышлап, төрле чаралар үткәрәбез. Әйтик, Иран-Испания матчы алдыннан, Горки-Әмәт урманы территориясендә “Испания киче” уздырдык. Испан теленә өйрәттек, испан телендә футбол җанатарлары кычкыра торган сүзләр яңгырады, испанча биюләр куелды, испан ризыклары белән сыйладык. Матч алдыннан испан җанатарлары анда үзләре дә килгән иде”, - дип сөйләде Алсу Сәетова.

Дирекция җитәкчесе җанатар балаларның да игътибардан читтә калмаганын әйтте. Анда балалар өчен төрле уеннар оештырылып, чемпионат белән бәйле сувенирлар, бүләкләр уйнатылуын белдерде.

Алсу Сәетова чемпионатка Кабан күле яр буен да ачып өлгерткәннәрен искәртте. “Бу - зур проект. Аның белән дөнья дәрәҗәсендәге экспертлар шөгыльләнде”, - диде.

Ул, чемпионат белән бәйле объектлар булуын күздә тотканда, Кремль яр буеның да популяр булуын билгеләп узды. “Биредә җанатар паспорты бирелә, билетлар сату үзәге урнашкан. Анда көн саен диярлек балалар арасында футбол ярышлары үтә”, - дип белдерде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100