Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан паркларында мөмкинлекләре чикле балаларга бушлай велосипед биреп тору оештырылды
Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бушлай велосипед прокаты Казанның биш паркында оештырылган.
Конструкцияләре җайлаштырылган махсус велосипедлар шәһәрнең:
- Горки-Әмәт урманында;
- Җиңү паркында (белешмәләр өчен телефон: 8-904-763-18-12);
- Химиклар мәдәният йорты янындагы «Сосновая роща» паркында (белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 297-72-73);
- Урицкий исемендәге паркта (белешмәләр өчен телефон: 8-953-495-65-86);
- «Крылья Советов» паркында (белешмәләр өчен телефон: 8-937-004-75-39) бар.
Транспортны 10.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр прокатка алырга мөмкин. Моның өчен баланың сәламәтлеге үзенчәлекләрен раслый торган белешмә күрсәтергә кирәк, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» оешмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз