news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан паркларында һәм скверларында җәйге сезон бай программа белән тәмамланачак

10-14 сентябрьдә «Ясно» җәйге күңел ачу программасының соңгы чаралары һәм фестивальләре узачак.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Бу атнада Казанда яшәүчеләргә Горки-Әмәт урманында балалар өчен велоярыш, Аксенов исемендәге скверда «Аксенов-фест» фестивале һәм «Черек күл» паркында лекцияләр тәкъдим ителә. Бу турыда Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр итте.

10-14 сентябрьдә «Ясно» җәйге күңел ачу программасының соңгы чаралары һәм фестивальләре узачак. Җәйге программа паркларда һәм скверларда 2 июньдә башланган иде. Бай программа шәһәрнең 15 паркында һәм скверында планлаштырылган.

11 сентябрьдә 18:30 сәгатьтә «Черек күл» паркында «Москва глазами инженера» проекты авторы Айрат Баһаветдинов дөньякүләм, Россия һәм Казан архитектурасы үрнәгендә XX гасыр агымнары турында сөйләячәк.

12 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен велоярыш узачак. Велоярышларда 3 яшьтән башлап балалар катнашырга мөмкин.

13 сентябрьдә бөек язучы Василий Аксенов истәлегенә «Аксенов-фест» музыкаль-әдәби фестивале узачак.

Моннан тыш, 13 сентябрьдә «Дәрвишләр» скверында Сәет-Галиев исемендәге Мәдәният сараенда Ачык ишекләр көне узачак. Башлана 17.00 сәгатьтә.

«Черек күл» паркында җәяүле экскурсияләр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100