Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан паркларында Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан әдәби-музыкаль чаралар үтә
Тинчурин театры танылган драматург, актер, татар милли театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль чаралар оештыра.
«8 сентябрьдә Горький исемендәге ял паркында 17:00 сәгатьтә, 13 сентябрьдә Кәрим Тинчурин паркында 12:30 сәгатьтә флешмоблар башланачак», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
15 сентябьдә Кәрим Тинчурин исемендәге паркта драматургны искә алу концерты булачак, ул 11.30 сәгатьтә башлана.
Чараларда театрның күренекле артистлары чыгыш ясаячак: Резеда Төхфәтуллина, Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Резеда Сәләхова, Илнур Байназаров, Айсылу Мөсәлләмова, Булат Зиннәтуллин һ.б. катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз