news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан паркларында һәм торак массивларында бушлай күнекмәләр оештырыла

Бу атнада Казанда «Җитезләр һәм спорт сөючеләр» проекты кысаларында ачык һавада бушлай спорт күнекмәләре оештырыла. Шәһәр халкына зумба-фитнес, сузылу буенча күнегүләр, йоганың төрле юнәлешләре, төньяк йөреш, пилатес, цигун гимнастикасы һәм башка шөгыльләр тәкъдим ителә.

Сишәмбе, 25 август көнне 19:00 да Кабан күле ярында пилатес белән шөгыльләнергә була.

Чәршәмбе көнне, 26 августта, иртәнге 6:30 да Урицкий паркында чираттагы хатха-йога дәресе була. 8:00 сәгатьтә казанлыларны Кабан күле ярына цигун гимнастикасына чакыралар. Чебакса бистәсендә 16:00 да зумба-фитнес, ә 16:30 да хатха-йога оештырыла. 18:30 да Горки-Әмәт урманында пилатес, ә «Atlantis Deluxe» торак комплексында инсайд флоу йога белән шөгыльләнергә килергә мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 27 августта 6:00 сәгатьтә «Светлая Долина» торак комплексында сузылу буенча күнегүләр ясарга була. Җиңү паркында 6:30 сәгатьтә, сулыш гимнастикасы белән берләштереп, йога оештырыла. 8:00 дә «Дубрава» урман паркында Скандинавия техникасында җәяү йөрергә мөмкин. 17:15 тә «Наратлык» паркында зумба-фитнес үткәрәләр, ә 18:30 да Урицкий паркында хатха-йога һәм «Комсомолец» паркында зумба-фитнес башлана. 19:00 сәгатьтә Сәетгалиев исемендәге мәдәният сарае скверында инсайд флоу йога булачак.

Җомга көнне, 28 августта, иртәнге 8:00 дә Горький паркында Скандинавия техникасында җәяү йөрү оештырыла. 18:30 да Петров паркында зумба-фитнес узачак. 19:00 да әлеге шөгыль «Лето» торак комплексында һәм Юдино бистәсенең «Локомотив» стадионында була.

Шимбә, 29 августта, иртәнге 9:00 сәгатьтә «Крылья Советов» паркында һәм «Салават Күпере» торак комплексында сулыш алу күнегүләренә, ә «Калейдоскоп» паркында хатха-йогага кушылырга мөмкин. 11:00 дә хатха-йога дәресе Горки-Әмәт урманында да оештырыла.

Якшәмбе көнне, 30 августта, «Крылья Советов» паркында иртәнге 9:00 да ом-чантинг медитациясе була. 10:00 да Горький паркында сузылу буенча күнегүләр башлана. Шул ук вакытта Кабан күле ярында зумба-фитнес узачак. 11:00 дә биредә хатха-йога, ә 12:00 дә тагын бер сузылу күнекмәләре көтелә.

Ачык һавадагы чараларда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк. Физик культура һәм спорт комитеты хәбәр иткәнчә, теркәлү «Җитезләр һәм спорт сөючеләр» әңгәмә төркемендә шөгыль башланырга 1–2 көн кала ачыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot