news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан паркларында этләр һәм аларның хуҗалары өчен бушлай дәресләр үткәреләчәк

Казан паркларында этләр һәм аларның хуҗалары өчен бушлай дәресләр үткәреләчәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Мартта шәһәрнең дүрт җәмәгать киңлегендә этләр хуҗалары өчен бушлай чаралар сериясе узачак. Шәһәрдә яшәүчеләргә йорт хайваннары белән бергә күмәк уеннарда, көчекләр өчен тренировкаларда һәм аджилити (каршылыклар полосасын үтү) дәресләрендә катнашырга тәкъдим итәләр. Бу хакта Казанның рәсми порталында хәбәр ителә.

Шимбә, 7 мартта, 12:00 сәгатьтә этләр хуҗаларын хайваннары белән бергә «Имәнлек» урман-паркында каһвәханә янында җыелырга чакыралар. Катнашучыларга этләре белән бергә урманда йөреп кайтырга тәкъдим ителә.

14 мартта 15:00 сәгатьтә Җиңү паркында (аллея азагында) кечкенә йорт хайваннары хуҗалары өчен «Көчекләр сәгате» узачак.

28 мартта аджилити (каршылыклар полосасын үтү) дәресе көтелә. Очрашу 15:00 сәгатьтә Горький исемендәге паркта узачак. Катнашучылар сәгать янында җыелачак.

Чараларны кинолог, этләрнең үз-үзен тотышы буенча белгеч Полина Кучеева үткәрәчәк.

Планлаштырылган чараларда вакцинация, паразитларга каршы эшкәртү һәм карантин узган өч ай ярымнан зуррак яшьтәге көчекләр катнаша ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot