news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан паркларында бокс көне һәм бию фестивале узачак

21 июльдә “Черек күл” паркында 19.00 сәгатьтә бию фестивале узачак. Шәһәрдә яшәүчеләрне һәм кунакларны популяр Zouk белән Kizomba биергә өйрәтәчәкләр.

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”). Ял көннәрендә "Черек күл” паркында джас киче, Горький-Әмәт урманында спорт фестивале һәм Горький исемендәге паркта Халыкара бокс көне узачак. Бу турыда Скверлар һәм парклар дирекциясе хәбәр итә.

21 июльдә “Черек күл” паркында 19.00 сәгатьтә бию фестивале узачак. Шәһәрдә яшәүчеләргә һәм кунакларга популяр Zouk белән Kizomba биюләрен өйрәтәчәкләр.

22 июльдә Горький исемендәге паркта Халыкара бокс көнен билгеләп үтәләр. 15.00 сәгатьтә "сугышу" узачак, аннары мактаулы кунакларны һәм ветеран тренерларны бүләкләү, бокс буенча мастер-класслар һәм “Татарстан боксы лигасы” боксчыларының бергә-бер көрәше каралган.

Бүген 17.00 сәгатьтә фонтан янында "Яшел фитнес”тан күбекле кичә каралган. Программада парлы латин америкасы биюләре, кардио-программа һәм көрәшләр катнашы планлаштырылган, “Внебопарк” батут үзәгеннән интерактив зона эшләячәк. 19.00 сәгатьтә газонда узган чемпионатка багышланган Record Movie Fest киносы ябылу тантанасы булачак. 19.30 сәгатьтә казанлыларга “Моя жизнь” фильмын күрсәтәчәкләр.

22 июльдә 16:00 сәгатьтә Горький-Әмәт урманында “10 000” спорт фестивале узачак. Фестиваль кунаклары барысы бергә 10 мең спорт күнегүләре ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100