news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан паркларында 30 август алдыннан бәйрәм чаралары уза

28 августта “Крылья Советов” паркында 17.00 сәгатьтә “Туган көнең белән, Казан!” бәйрәме башлана.

(Казан, 27 август, “Татар-информ”). Шәһәр көне алдыннан Дәрвишләр бистәсендә, Горки-Әмәт урманында, “Крылья Советов”, Урицкий исемендәге һәм “Континент” паркларында 17.00 сәгатьтә “Туган көнең белән, Казан!” бәйрәме башлана. Бу хакта Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр итә.

28 августта “Крылья Советов” паркында 17.00 сәгатьтә “Туган көнең белән, Казан!” бәйрәме башлана. Гайдар исемендәге мәдәни яшьләр үзәгенең интерактив концерт программасы каралган. Мәдәният, спорт, мәгариф һәм башка учреждениеләр презентациясе тәкъдим ителәчәк, шулай ук төрле түгәрәкләргә язылып булачак.

Футбол, баскетбол, волейбол буенча мастер-класслар үтә, авиамоделистлар чыгышы күрсәтелә.

Горки-Әмәт урманында бу көнне “Әбием белән иртәнге аш” проектын йомгаклау булачак. Якшәмбе мәктәбе тәрбиячесе, Казанның көмеш волонтеры Ольга Спиридонова кунак булып киләчәк.

“Калейдоскоп” һәм “Крылья Советов” паркларында шул ук вакытта “Безнең ишегалды тавышы” халык караокесы финалы узачак.

29 августта 19 сәгать 30 минутта Аксенов скверындагы урам кинотеатрында “Бриллиантовая рука”, Горький паркында “Сосновой роще”ны күрсәтәчәкләр. Аксенов скверында 17.00 сәгатьтә Лев Толстойга багышланган тематик кичә үтәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100