news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан паркларын төзекләндерүгә биш ел эчендә 2 млрд сумнан артык акча бүленгән

1,2 млрд сумнан артык акча социаль җаваплы предприятие һәм оешмалар тарафыннан бүленгән.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанда биш ел эчендә парк һәм скверлар саны 137гә кадәр артты. Яшел үсентеләр мәйданы 242 гектардан 354 гектарга җитте. Бу хакта бүген Татарстан башкаласының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев эшлекле дүшәмбедә җиткерде.

Аның сүзләренчә, бары биш ел эчендә 49 объект төзелгән һәм яңартылган. Паркларны төзекләндерүгә төрле финанс чыганакларыннан шушы вакыт эчендә 2 млрд сумнан артык акча бүленгән. Шул исәптән 1,2 млрд сумы – социаль җаваплы предприятие һәм оешмалар тарафыннан бирелгән спонсорлык ярдәме.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot