Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан парклары һәм скверлары Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм программасы әзерләде
Бәйрәм чаралары Җиңү паркында һәм Горки-Әмәт урманында оештырылачак.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Казан парклары һәм скверлары Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм программасы әзерләде. Бу хакта Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр итә.
«23 февральдә теләгән һәркем үзен янгын сүндерүче ролендә сынап карый, эстафетада катнаша, Xbox уйный һәм супергеройлар турында фильмнар карый алачак», - диелә хәбәрдә.
Җиңү паркында бәйрәм 13.00 сәгатьтә башлана – биредә янгын сүндерү-коткару техникасы һәм җиһазлары урын алган күргәзмә оештырылачак, кунаклар эстафетада үзен күрсәтә алачак. Теләгән һәркемне солдат ризыгы һәм кайнар чәй белән сыйлаячаклар.
Казанлыларны шулай ук Горки-Әмәт урманындагы бәйрәмгә дә чакыралар. CUBE контейнер үзәгендә иртәнге 10нан кичке 10га кадәр Xbox приставкасында бушлай футбол уйнарга мөмкин. «Урман» кафесында исә супергеройлар турында фильмнар күрсәтәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз