news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан парклары дирекциясе WorldSkills көннәрендә күңел ачу планын тәкъдим итте

Горький паркы, Горки-Әмәт урманы, Түбән Кабан яры һәм Бауман урамында концертлар, мастер-класслар һәм лекторияләр узачак.

Казан парклары дирекциясе WorldSkills көннәрендә күңел ачу планын тәкъдим итте
Татар-информ архивы

(Казан, 16 август, «Татар-информ», Оксана Романова). Бүген Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе һәм WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатының мәдәни программалар департаменты 22-27 августта Татарстан башкаласының җәмәгать киңлекләрендә узачак күңел ачу чаралары планын тәкъдим итте.

Горький паркы, Горки-Әмәт урманы, Түбән Кабан күле яр буе һәм Бауман урамы бу вакытта шәһәрнең төп мәдәни-күңел ачу мәйданчыклары булачак. Алар барысы да алты көн рәттән эшләячәк. Оештыручылар һәр мәйданчык өчен үз тематикаларын уйлап тапкан.

Шулай итеп, Горки-Әмәт урманында үткәрелә торган чараларның төп темасы эшче яшьләр булачак. Биредә чемпионатны ачу һәм ябу тантаналары, WorldSkills илчеләре белән очрашулар, концертлар һәм лекцияләр узачак. 23 августта Тина Кузнецова чыгыш ясаячак, ә 24 августта Россия Герое, очучы-космонавт Сергей Крикалев белән очрашу булачак. 26 августта паркта яңа технологияләр – робожуклар, киберспорт һ.б. турында сөйләячәкләр.

Горький паркы программасының төп идеясе - халыклар һәм илләр дуслыгы. Биредә дәүләтләрнең һәм континентларның мәдәни кодлары турында сөйләячәкләр, ә казанлыларның яраткан урынында, зур газонда WorldSkills глобаль остаханәсе эшли башлаячак. Теләгән кеше үзен чүлмәкче, агач остасы, плитәче, программист һәм башка профессионаллар ролендә сынап карый алачак.

Оештыручылар биредә биш метрлы арт-объект урнаштырырга, ә концерт плейлистында рус һәм татар музыкасын гына түгел, ә Африка, Америка, Балкан, Куба һәм башка музыканы да тәкъдим итәргә ниятли.

Түбән Кабан күле яр буенда заманча Татарстан тәкъдим ителәчәк. Биредә Тинчурин театры һәм Яшь тамашачы театры, «Угол» иҗат лабораториясе труппалары үз спектакльләрен күрсәтәчәк. «Смена» заманча мәдәният үзәге китап кибете һәм лекторий эшләячәк. Йөзмә сәхнәдә чыгыш ясап, Рәдиф Кашапов, Sforzando, Yuna Malsi Music оркестры һәм күпләр яраткан Зөлфия Камалова тамашачыларның күңелен ачачак.

Оештыручылар Бауман урамына милли программа бүлеп биргән. Биредә халык уен кораллары һәм халык биюләре оркестры концертлары, фольклор коллективларның чыгышлары һәм милли уен коралларында уйнау буенча мастер-класслар узачак.

Мәдәни-күңел ачу мәйданчыклары көн саен көннең икенче яртысында эшли башлаячак һәм аны караңгы төшүгә төгәлләнәчәк. Җәмәгать бәдрәфләренең эш графигын массакүләм чаралар белән килештерәчәкләр.

Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров, һөнәри осталык дөнья чемпионатының күңел ачу программасы буенча барлык паркларга һәм чараларга керү бушлай һәм ирекле булачак, диде.

Кешеләр күпләп җыела торган урыннарда куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары саклау органнары белән килештерелмәгән әле, әмма дирекция паркларда тәртип сакчылары санын арттыруны күздә тота. Полиция тәүлек әйләнәсе кизү торачак, дип ышандырды Марат Закиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100