news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Парижда туристлык потенциалын тәкъдим итте

Парижда күргәзмәдә биш континенттан 187 дәүләт вәкилләре катнаша.

(Казан, 17 март, “Татар-информ”). 15-18 мартта Татарстан башкаласы беренче тапкыр Парижда Salon Mondial du Tourisme-2018 халыкара күргәзмәсендә катнаша, дип хәбәр ителә Татарстан башкаласы мэриясе сайтында.

Казан Россиядән күргәзмәдә катнашучы бердәнбер шәһәр. Татарстан башкаласының күргәзмәдә аерым стенды куелган. Кунаклар республикада җитештерелгән продукцияне карый, баянчы Айдар Вәлиев башкаруындагы милли җырларны тыңлый һәм чәкчәк белән сыйлана ала. Күргәзмәгә килүчеләргә шәһәр символикасы ясалган сувенирлар бүләк итәләр һәм 3D-күзлек белән Казан буенча виртуаль тур ясарга тәкъдим итәләр.

Парижда күргәзмәдә биш континенттан 187 дәүләт вәкилләре катнаша. Казан өчен бу үз мәдәнияте, эшлекле һәм туристлык потенциалы турында белдерү мөмкинлеге булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100