news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан озын ял көннәрендә ял итү өчен топ-3 популяр шәһәрләр исемлегенә керде

23 февральдән 25 февральгә кадәр сәяхәт итү өчен популяр юнәлешләр рейтингында ТР башкаласы, узган елдагы кебек үк, өченче позициядә тора. Мәгълүматны МТС Travel кунакханәләр броньлау сервисы китергән.

Рейтингның лидеры – Мәскәү (кунакханә һәм апартаментлар броньлауның 13 проценты аңа туры килә), икенче урында Санкт-Петербург (8 процент) тора. Өчлекне Казан (3 процент) япкан.

Озын ял көннәрендә популяр юнәлешләр арасында шулай ук Тула, Екатеринбург, Калининград, Адлер, Смоленск, Түбән Новгород бар.

Күптән түгел Казанның февраль аенда балалар белән ял итү өчен топ-5 юнәлешкә кергәнлеге хәбәр ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot