Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Отельләре ассоциациясе: Кунакханәләр май аенда туристларны кабул итәргә әзер
Казанда май бәйрәмнәрендә кунакларны урнаштыру өчен кунакханәләрдә урыннар кытлыгы күзәтелми. ТР Отельләр ассоциациясе президенты Инга Гадзаова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Быел урыннар кытлыгы юк. Номер фонды җитәрлек», - диде ул.
Гадзаова билгеләп үткәнчә, кунакханәләрне тутыру буенча үсеш күзәтелми.
«Бу юнәлештә үсеш юк. Әмма тулаем алганда, әгәр быел 2024 ел дәрәҗәсендә калсак (кунакханәләрнең туристлар белән тулуы буенча - Т-и иск.), бик шәп булачак. 2025 елның гыйнварыннан бирле күзәтүебезчә, узган елның шул ук ае белән чагыштырганда, аерма бик зур булыр кебек. Һәм ул елда килгән кадәр туристлар булмаячак», - дип сөйләде ул.
Әйтик, аның сүзләренчә, Яңа ел бәйрәмнәрендә кунакханәләрнең туристлар белән тулу дәрәҗәсе, «билгеле бер шартлар аркасында», узган елларга караганда түбәнрәк булган.
«Хәзер бик күпләр иминлек өчен борчыла. Аэропортта әледән-әле рейслар кичектерелә һәм башка тоткарлыклар килеп чыга. Һәм кайчак кешеләр, хәтта кунакханәләрдә номер белешеп тә, килә алмый кала», - дип аңлатты ассоциация президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз