Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан остазлары Россиянең Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелгән бәйгедә җиңү яулаган
Казанның биш остазы Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелгән музыка сәнгате өлкәсендәге иң яхшы укытучыларга премияләр бирү бәйгесендә җиңүчеләр исемлегенә кертелгән. Конкурс комиссиясенә Россия Федерациясенең 78 субъектындагы белем бирү оешмаларыннан 614 гариза юлланган. 514 укытучыга чарада катнашу хокукы бирелгән. Быел илнең 54 төбәгеннән 150 остаз җиңү яулаган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
500 мең сум күләмендәге премия 13 нче балалар музыка мәктәбе укытучысы Люция Акбулатовага, 4 нче балалар сәнгать мәктәбе остазы Әнвәр Маринга, Илһам Шакиров исемендәге 32 нче татар балалар музыка мәктәбе укытучысы Әхмәт Хисамовка бирелгән.
Шулай ук җиңүчеләр арасында М.Мозаффаров исемендәге 18 нче балалар музыка мәктәбендә фортепиано укытучысы Вероника Максимова һәм А.С.Ключарев исемендәге 7 нче балалар музыка мәктәбендә думбыра укытучысы Надежда Занозовская да бар.
Экспертлар катнашучыларны өч күрсәткеч: авторлык методикасы, укучыларны укыту нәтиҗәләре һәм остазларның иҗади эшчәнлеге буенча бәяләде, дип хәбәр итә шәһәрнең Мәгариф идарәсе.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз