news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан-Оренбург юлындагы һәлакәт фотолары чыкты

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Татарстанның Яңа Чишмә районында булган.

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). Социаль челтәрләрдә Казан-Оренбург юлындагы фаҗига белән тәмамланган һәлакәт фотолары чыкты.

Шаһитлар хәбәр итүенчә, һәлакәт 10.30 сәгать тирәсендә Татарстанның Яңа Чишмә районында Зирекле авылы тирәсендә булган.

Якынча мәгълүматлар буенча ике җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә бер кеше үлгән. Шаһитлар өч кеше зыян күрүе турында да хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте сәбәпләре билгеле түгел.

news_right_1
news_right_2
news_bot