Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казань – Оренбург юлындагы фаҗига хатын-кызның гомерен өзгән
«Toyota» белән «Лада» маркалы автомобильләр кара-каршы бәрелешкән.
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә, 13 ноябрь көнне, Казань — Оренбург юлында фаҗига булган: «Toyota» белән «Лада» маркалы автомобильләр кара-каршы бәрелешкән. Бәрелешкәннән соң чит ил автомобиле кырыйга оча һәм тагын бер җиңел машинаны бәрдерә. Юл — транспорт һәлакәтендә беренче ике машинаның кузовларына зыян килгән.
«Лада» белән идарә иткән хатын-кыз үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлегенең матбугат хезмәтендә. Өченче машинада утырган пассажир хатын төрле җәрәхәтләр алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз