Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан — Оренбург юлындагы авария бер яшьлек сабый һәм ике яшь кешенең гомерен өзгән
Авария 3 гыйнварда, көндез трассаның 108нче чакрымында, Чистай районының Сахаровка авылы янында булган.
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). 3 гыйнварда Казан — Оренбург трассасында куркыныч авария теркәлгән. Нәтиҗәдә бер яшьлек сабыйның һәм машина йөртүче белән аның пассажирының гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Авария көндез трассаның 108нче чакрымында, Чистай районының Сахаровка авылы янында була.
«Шевроле» машинасының 25 яшьлек йөртүчесе югары тизлектә каршы як полосага чыга һәм «Шкода» автомобиленә бәрелә. Нәтиҗәдә «Шевроле»ның йөртүчесе һәм 24 яшьлек пассажиры шунда ук җан бирә. Шул ук машинада бер яшьлек бала да утырган була, ул хастаханәгә китергәч үлә.
«Шкода»ның 27 яшьлек йөртүчесе һәм аның өч пассажиры күпсанлы җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган. Пассажирларның берсенә 26 яшь, ә икесе кечкенә бала — ике һәм бер яшьлек сабыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз