news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан – Оренбург юлында “ВАЗ-2114” машинасы каршысына килгән ”КамАЗ”га бәрелгән

Мартның 22 көнендә Татарстан юлларында транспорт һәлакәтләрендә 305 кеше имгәнгән, җәрәхәтләнгән, 30 кешенең гомере өзелгән

(Казан, 23 март, “Татар-информ”). 22 март көнне көндезге 11 нче яртыда Казан – Оренбург юлының 27 нче чакрымында “ВАЗ-2114” машинасы рулендагы 1989 елгы зат, алдан чыгарылган нәтиҗә буенча, юл хәрәкәте кагыйдәләренең 10.1 пунктын бозып, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне арттырган һәм, каршы як хәрәкәт юлына чыгып, 1957 елгы ир кеше идарә иткән ”КамАЗ”га бәрелгән. Шул бәрелүдән “ундүртле” белән идарә иткән кеше һәлак булган, аның имгәнгән, җәрәхәтләнгән 1972 һәм 1978 елгы пассажирлары исә Лаеш районы үзәк хастаханәсенә озатылган, дип “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы аша хәбәр итә республика ЮХИДИ идарәсенең юлларда хәрәкәт иминлеген пропагандалау бүлеге.

Шул рәвешле, мартның 22 көнендә Татарстан юлларында кешеләргә бәла-каза китергән 228 транспорт һәлакәтендә 305 кеше имгәнгән, җәрәхәтләнгән, 30 кешенең гомере өзелгән. Шул исәптән Казандагы 106 транспорт һәлакәтендә 3 кеше үлгән, 114енең тәне төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100