news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан – Оренбург юлында һәм Яңа Чишмә саласында исерткеч ташучылар тоткарланган

Алар эше белән эчке эшләр органнары шөгыльләнә

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). 6 ноябрь көнне сәгать кичке 5нче яртыда Татарстанның Яңа Чишмә районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан Яңа Чишмәнең Парк урамында туктатылган «ВАЗ-2110» автомобилендә пластмасса савытларга тутырылган 190 литр спиртлы сыеклык табылган. Машина белән идарә иткән 1965 елгы зат, мәсьәләгә ачыклык кертү өчен,  район инспекциясенең дежур частена китерелгән. 

 Шул хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе тагын охшаш бер очракка игътибарны юнәлтә.

 7се көнне сәгать иртәнге 10 нчы ярты булып узгач, Казан – Оренбург машина юлының 212 нче чакрымында республика ЮХИДИ идарәсенең юллардагы патруль хезмәте полкы хезмәткәрләре «ГАЗ-2790» машинасын туктаткан. 1982 елгы зат идарә иткән әлеге машинада 2 мең шешә аракы төялгән булып, аларга тиешле документларның чынлыгына шик тудырырлык билгеләр беленгәнгә, шофер Әлмәт шәһәре эчке эшләр идарәсенә тотып китерелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100