news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан–Оренбург юлында җиңел машина "Камаз"га бәрелеп, бер кеше үлде

Бәрелешкәч, иномарка металл өеменә әверелгән.

Казан–Оренбург юлында җиңел машина "Камаз"га бәрелеп, бер кеше үлде
Рамиль Гали

(Казань, 21 июня, «Татар-информ»). Бүген Казан – Оренбург юлында Лаеш районының Бима авылы янында “Хендэ Солярис” җиңел машинасы белән “КАМАЗ” йөк машинасы кара-каршы бәрелешеп, бер кеше һәлак булды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“КАМАЗ”да вак таш төялгән булган. Бәрелешкәч, иномарка металл өеменә әверелгән.

Зона янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре җимерелгән җиңел машинадан һәлак булган йөртүчесен алганнар.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100