news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан-Оренбург трассасындагы транспорт һәлакәтендә ир-ат һәм бала һәлак булган

Җиңел машинадагы пассажир кызны күпсанлы имгәнүләр белән хастаханәгә илтәләр.

Казан-Оренбург трассасындагы транспорт һәлакәтендә ир-ат һәм бала һәлак булган
скриншот видео из соцсетей

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Казан – Оренбург трассасында «КАМАЗ» йөк машинасы һәм җиңел машина катнашындагы һәлакәттә ир - ат һәм бала үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.

«Бүген көндез Казан – Оренбург трассасында Алексеевскига барып җитәрәк «Лада Калина» җиңел машинасы һәм керамзит блоклар төягән «КАМАЗ» йөк машинасы бәрелеште», – диделәр юл-транспорт һәлакәтләренең шаһитлары.

Авариядә, җиңел машина йөртүчесе һәм пассажир ир бала алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында вафат булган. Шулай ук «Лада»да булган кызны күп санлы имгәнүләр белән хастаханәгә илтәләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100