Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан-Оренбург трассасындагы Мишә күпере терәкләрен ремонтлау 70 процентка башкарылган
Татарстанда Р239 Казан-Оренбург трассасындагы Мишә елгасы аша салынган күпернең терәкләрен ремонтлау 70 процентка башкарылган. Аны ноябрьдә тәмамларга ниятлиләр. Ремонт эшләре Сокуры авылын урап уза торган юлны төзү белән бергә автомобиль юлының 20-43 километрлы участогын реконструкцияләү кысаларында алып барыла, дип хәбәр итә «Идел-Вятскуправтодор»ның матбугат хезмәте.
«Яңа биш торыклы тимер-бетон күпер сафка бастырылгач һәм аның буенча машиналар хәрәкәтен яңадан ачканнан соң төзүчеләр гамәлдәге күпер корылмасын ремонтлауга кереште», - диелә хәбәрдә.
Хәзер эшчеләр монолит тимер-бетоннан сигез терәк, аркылы өрлекләр (һ.б.) ясый. Аннары торык корылмасының тимер-бетон өрлекләрен монтажлауга керешәчәкләр. Барлыгы 49 өрлек монтажларга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз