news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан – Оренбург трассасында җәяүле һәлак булган

Бу очракта юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 һәм 4.3 пунктлары бозылган дип фаразлана

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Кичә иртәнге 6 тулып 10 минут узгач, Казан – Оренбург юлының Лаеш районы турысындагы 34 нче чакрымында җәяүле, транспорт һәлакәтенә очрап, һәлак булган. Мәрхүм - 1942 елда туган абзый.

Шул хакта “Татар-информ” агентлыгына хәбәр салган республика ЮХИДИ идарәсендәгеләр шәрехләп, “Шкода Октавия” белән идарә иткән 1981 елгы ир-егет хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлекне арттырган, җәяүленең дә юл аша тиешсез урыннан чыгып барышы булган дигән беренчел нәтиҗә чыгарылганын белдерә. Шул рәвешле, бу очракта юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 һәм 4.3 пунктлары бозылган дип фаразлана.

Юллардагы һәлакәтләр статистикасы күрсәткәнчә, ноябрьның 26 көнендә транспорт һәлакәтләрендә гомере өзелгәннәр саны 49га, имгәнүчеләр 489га җиткән – болар кешеләргә юлда турыдан-туры бәла-каза китергән 404 һәлакәт нәтиҗәсе.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot