news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан - Оренбург трассасында «Хонда» һәм «МАЗ» автомобильләре бәрелешкән

Әлмәт районында юл һәлакәтендә ир-ат һәм кыз бала имгәнгән.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Казан–Оренбург трассасында «Хонда» һәм «МАЗ» автомобильләре бәрелешкән. Юл һәлакәтендә зыян күргән ир-атны һәм кыз баланы хастаханәгә озатканнар. «Татар-информ» агентлыгына әлеге авария турында шаһитлар хәбәр итте.

Р239 трассасының 280нче километрында «Хонда» һәм «МАЗ» автомобильләре кичә кичке уннар тирәсендә бәрелешкән.

Авариядә җиңел автомобильгә җитди зыян килгән. «Хонда»ның шоферын һәм 10 яшьләр тирәсендәге кыз баланы хастаханәгә озатканнар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100