news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан – Оренбург трассасында автомобиль йөртүче җәяүлене бәрдереп үтергән

Чит ил машинасы йөртүчесе куркынычсызлык тизлеген сайламаган.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Бөгелма районында юл-транспорт һәлакәте фаҗигале тәмамланган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте.

Кичә 19.25 сәгатьтә Казан-Оренбург автоюлының 323 нче километрында «Форд Мондео» автомобиленең 40 яшьлек йөртүчесе җәяүлене бәрдергән. Киемендә утны кире кайтаручы билгеләр булмаган җәяүле юлдан барган, ул тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100