news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан-Оренбург трассасында автобуслар һәм йөк машиналары өчен хәрәкәт ачылды

Казан-Оренбург федераль юлында автобуслар һәм йөк автомобильләре хәрәкәте 8 февральдә 22.15 сәгатьтә ачылды. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, 18.00 сәгатьтә Р239 Казан – Оренбург – Акбүләк автомобиль юлының 89-399 км участогында Казахстан Республикасы чигенә кадәр чикләүләр кертелде.

22.30 сәгатьтә төбәк автоюлларында автобуслар һәм йөк автомобильләре хәрәкәте дә ачылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot